Ел башыннан Лаеш районында социаль ипотека буенча икенче йорт файдалануга тапшырылды

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Йортта дүрт подъезд, биш кат, фатирларның гомуми мәйданы 2,2 мең квадрат метр тәшкил итә. Бинада 36 бер бүлмәле, 17 ике бүлмәле һәм өч бүлмәле фатир урнашкан. Алар барысы да чиста ремонттан соң тапшырылды, ике контурлы шәхси җылыту казаннары белән җиһазландырылды.

Фатирларда шулай ук сантехника, газ плитәләре,су, газ һәм электр энергиясен исәпләү приборлары һ.б урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International