Казанда Җәмигъ мәчетенең эскиз проектын эшләү буенча конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Казан Ратушасында Казан Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге территориянең эскиз проектын эшләү буенча ачык халыкара конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.

Конкурска рәсми старт 1 апрельдә бирелде. Конкурста Россия һәм чит ил компанияләре дә катнашты. Барлыгы 8 илдән 40тан артык гариза бирелгән. Финалга Россия, БГӘ, Төркия, Мисыр, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 18 команда керде.

Жюри карары буенча беренче урынны ике проект - «Гинзбург Архитекст» архитектура-реставрация бюросы (Мәскәү) һәм Казаннан архитектор Айвар Саттаров бүлеште.

Ирек Фәйзуллин барлык тәкъдим ителгән проектларны да югары бәяләде. «Аларның һәркайсының үз үзенчәлеге бар иде. Казан кебек гүзәл шәһәрдә чыннан да, гасырлар буена сакланачак монумент пәйда булырга тиеш. Барлык катнашучыларга да рәхмәт. Безне киләчәктә тагын да зур эш көтә» - диде министр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Җәмигъ мәчете проектын эшләүдә күп  ил вәкилләре катнашты. «Мин конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәсем килә. Һәр эш уникаль. Мин сезнең барлык проектларны да яраттым, алар бик лаеклы. Без әлегә кыяфәтне алдык, әмма безгә әле күп эшләргә кирәк булачак. Сезнең образларны без мәчетләрдә дә, гыйбадәтханәләрдә дә гамәлгә ашырырга тырышачакбыз», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International