Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 53% ка үтәлгән

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, мәгариф өлкәсендә 5 программа гамәлгә ашырыла. Федераль һәм республика акчаларына ремонтлана торган 118 гомуми белем бирү учреждениесендә башкарылган эшләр күләме 58% ка җитте. Бүгенге көндә 8 объект тәмамланган. 22 балалар бакчасы буенча төзү-монтаж эшләре 58% ка ябылган. Азык-төлек блогларын ремонтлау программасы төзелеш-монтаж эшләренең план күләменнән 24% ка үтәлгән. Ресурс үзәкләрен ремонтлау буенча чаралар 63% ка үтәлгән. 3 тулай торак бинасы 50% - ка ремонтланган.

«Сәламәтлек саклау» тармагында 3 программа гамәлгә ашырыла. Беренчел медицина звеносына караган 32 объектны ремонтлау буенча башкарылган эшләр күләме бүген 62% ка бәяләнә. Эштә 21 объект кала. 11се тәмамланган, шуларның 2се бу атнада - Теләче районында һәм Казанда. Стационарларны капиталь ремонтлау республика программасына 24 объект кертелгән: подрядчылар тарафыннан төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменнән 73% ы ябылган.

Моннан тыш, «Мәдәният» тармагы объектларын капиталь ремонтлау буенча эшләр дәвам итә, анда үтәлеш 64% тәшкил итә. Экология һәм табигый ресурслар саклау өлкәсендә ике программа чарасы тормышка ашырыла. Яшьләр сәясәте өлкәсендә 6 яшьләр үзәген ремонтлау 60% ка башкарылган.

Спорт өлкәсендә ведомство карамагындагы учреждениеләрне ремонтлау программасы тормышка ашырыла. Планлаштырылган чаралар 61% ка үтәлгән. Социаль яклау министрлыгы линиясе буенча стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының 29 бинасыннан биш объект эштә кала. Эшләрнең план күләме 51% ка ябылган.

Шулай ук муниципаль архивларны (эшләр 87% ка башкарылган), авыл җирлекләре башкарма комитетларын (11 объектның 3се генә эштә кала), җәмәгать судьялары биналарын (үтәлешнең гомуми күләме - 66%), милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәләре биналарын (эшләр күләме 49% тәшкил итә) һәм Саба урманчылыгының административ бинасын (СМР 83% ка үтәлгән) ремонтлау дәвам итә.

Республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 53% ка үтәлгән. Бүгенге көндә 84 торак объектта эшләр тәмамланып килә. 59 күпфатирлы йортта эшләр тулысынча төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International