«Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында «Иннополис» университеты тарафыннан, Россия Төзелеш министрлыгы ярдәме белән, «Төзелештә цифрлы технологияләр» тармак эш төркеме утырышы оештырылды.
Бүгенге көндә төбәкләрдә цифрлы трансформация өлкәсендә квалификацияле кадрларга ихтыяҗ формалашкан. Өч оешма: Иннополис, НИИСФ РААСН, Роскапстрой төзелеш өлкәсендә заманча белем бирү хезмәтләре күрсәтә ала.
Бу укыту мәйданчыклары уңайлы форматта – онлайн, офлайн, шулай ук Гибрид формада югары сыйфатлы һәм тулы кыйммәтле программаларга керү мөмкинлеге бирә.
Тармак эш төркеме утырышы барышында яңа белгечләрне укыту юнәлешендә өстенлекле бурычлар турында фикер алыштылар. Шулай ук кадрлар әзерләү өчен өстәмә укыту программаларын формалаштыру мөмкинлеге дә бар.