Күпфатирлы йортлар белән идарә итүнең иң яхшы тәҗрибәләре Бөтенроссия конкурсында бәяләнәчәк

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

РФ Төзелеш министрлыгы территорияләрне үстерү фонды һәм «ТКХ Контроле» ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль Милли үзәге белән берлектә«Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды» конкурсын башлап җибәрде. Конкурста тормышка ашырылган практикалар, технологияләр, шулай ук идарә карарлары тикшереләчәк.

Чара кысаларында күпфатирлы йортлар белән идарә итү үзенчәлекләре, шулай ук законнар нормасындагы үзгәрешләр турында онлайн-семинарлар үткәрү планлаштырыла.

Конкурста катнашу өчен гаризаны 15 августка кадәр сайтта тапшырырга мөмкин moydom.er.ru җиңүчеләр исемлеге 2022 елның сентябрендә билгеле булачак. Призерларны бүләкләү тантанасы 11 сентябрьдә РФ Төзелеш министрлыгында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International