Бүген ТАСС матбугат үзәге мәйданчыгында II Халыкара төзелеш чемпионатының әзерлек этапларына багышланган онлайн матбугат конференциясе узды. Чараны оештыру һәм үткәрү сорауларына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җавап бирде.
«Бу - агымдагы елда төзелеш һәм шәһәр планлаштыру өлкәсендә иң зур вакыйга, анда катнашучылар тәҗрибә һәм иң яхшы карарлар белән уртаклаша алачак. Чемпионат 2019 елда «World Skills» уздыру өчен төзелгән «Казан-Экспо» заманча күргәзмә үзәге территориясендә узачак. Узган чарада бездә 63 ил катнашты, катнашучыларның гомуми саны 270 мең кеше тәшкил итте. Кунакчыллык һәм оештыру өлешендә безнең катнашучылар өчен бөтен шартлар һәм кирәкле инфраструктура булдырылган, шул исәптән кунакларны урнаштыру буенча да», – дип сөйләде Алексей Фролов чарага әзерлек дәрәҗәсе һәм планлаштырыла торган чаралар турында.
Шулай ук катнашучылар булачак чемпионатның максатлары һәм масштабы, бурычлары, төп үзенчәлекләре турында фикер алышты.
Чараның төп векторы хәзерге шартларда төзелеш тармагында стратегик карарлар эзләүгә юнәлтелгән. Технологик суверенитет, төзелештә үзебезнең механизмнарны һәм инструментларны үстерү, ЕАЭС катнашучылары илләре базарында коммерция чылбырларын булдыру өстенлекле бурыч булып торачак.
Чемпионат бизнес һәм хакимиятне, рәсми эш бирүчеләрне, потенциаль заказчыларны берләштерүче платформа булырга, шулай ук Россия төзелеш комплексының кадрлар потенциалын үстерергә тиеш. Катнашучылар партнерлар таба һәм яңа килешүләр төзи алачак.
Сәнәгать төзелеше өлкәсендә халыкара чемпионат 2020 елның февралендә Россиянең Төзелеш министрлыгы һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе тарафыннан гамәлгә куелды. Беренче тапкыр чара 2021 елның апрелендә Сочида узды. Иң яхшы исем өчен Россия, Казахстан, Белоруссия, Мисыр һәм Төркиядән 500ләп профессиональ төзүче ярышты. Җиңүчеләр 100 меңнән 300 мең сумга кадәр акчалата призлар алды. Ярышлардан тыш, чемпионат кысаларында киң эшлекле программа һәм чара партнерларының күргәзмә экспозициясе оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, II Халыкара төзелеш чемпионаты 2022 елның көзендә Казанда “Экспо” халыкара күргәзмә үзәге территориясендә узачак.