Татарстанның соципотекачыларына ана капиталы акчаларын файдалану мөмкинлеген кире кайтардылар

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Социаль ипотека программасында катнашучылар ана капиталыннан файдалану мөмкинлеген алды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гилманов хәбәр итте.

Ана капиталыннан балалары өч яшькә җиткән соципотекачылар  файдалана ала. Моның өчен аларга Фонд вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә һәм гариза язарга кирәк. Ана капиталы акчаларын күчерүнең якынча вакыты -3 айга кадәр.

Шуны искәртик: ана капиталы акчаларын социаль ипотека шартнамәләренә күчерү, РФ Хөкүмәте Карары үзгәрү сәбәпле, 2021 ел башында туктатылган иде. Үзгәреш йорт астындагы җир кишәрлеге торак кооперативы милке булырга тиеш дип фаразланган иде.

“Безнең соципотека хезмәткәрләре Ана капиталы акчаларын куллана алу, һичшиксез, гаиләләр өчен зур ярдәм булып тора, барлык министрларны да, депутатларны да җәлеп итәргә туры килде. Беркем дә читтә калмады. Әмма төп ярдәмне Республика Президенты Рөстәм Нургалиевич күрсәтте, ул Россия Хөкүмәтенә кагыйдәләрне соципотекачылар файдасына яңадан карау зарурлыгына ышандыра алды”, - дип сөйләде ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International