ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы турында хисап тотты.
Бүгенге көндә республикада капиталь ремонт 37% ка үтәлгән: 31 йорт тулысынча әзер, 29 күпфатирлы йортта 69 лифт алмаштырылган.
Мәгариф өлкәсендә 5 программа буенча 317 объектны ремонтлау планлаштырыла. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә башкарылган эш күләме 51% ка җитте. Быел республика һәм федераль акчаларны кулланып, 119 мәктәптә һәм интернат-мәктәптә капиталь ремонт ясалачак. Балалар бакчаларында ремонт республика программасы кысаларында башкарыла. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре 45% ка ябылган. Азык-төлек блогларын ремонтлау программасы төзелеш-монтаж эшләренең план күләменнән 13% ка үтәлгән.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 56 объектны төзекләндерү планлаштырылган. Аларның яртысы диярлек беренчел медицина звеносына карый. Объектларда башкарылган эшләр күләме бүгенге көндә 58% - ка бәяләнә. 24 объект стационарларны капиталь ремонтлау республика программасына кертелгән: подрядчылар тарафыннан төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменең 68% ы ябылган.
Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча 4 республика программасы гамәлгә ашырыла, үз эченә 30 объектны ала. Алар буенча төзү-монтаж эшләрен башкару 59% тәшкил итә.
«Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү» программасы буенча төзү-монтаж эшләре 31% ка башкарылган.
Моннан тыш, министр торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен халыкның бурычлары турында да сөйләде. Әйтик, узган айда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю буенча республика буенча уртача 98,1% тәшкил иткән, бу узган ел күрсәткечләреннән 0,6% ка артык. Электрон форматта башкарылган түләү өлеше 70,5% ка җиткән. 50дән 70,5 процентка кадәр өлешне 26 район күрсәтә.