Татарстанда 2023 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннары һәм ишегаллары билгеләнгән. Тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр барды. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
“Барлык 45 муниципаль берәмлектә 204 җәмәгать урыннары системага кертелгән. 3 меңнән артык ишегалды муниципаль берәмлекләрдә сайлап алынган, аларда әлеге программа тәмамланмаган һәм агымдагы елда тәмамланмаячак. Алар арасында киләсе ел программасына кертеләчәк 200дән артык өстенлекле ишегалды билгеләнде”, - дип сөйләде ул.
Казанда җәмәгать урыннары арасында тавыш бирү лидеры – Җиңү паркындагы сулык, Чаллыда – «Прибрежный» паркының икенче чираты, Түбән Кама районында – Тынычлык проспекты Бакый Урманче урамыннан Төзүчеләр проспектына кадәр, Әлмәт районында – шәһәр күле пляжының икенче чираты, Яшел Үзәндә - Алтынов скверы булды.
Аның сүзләренә караганда, тавыш бирүдә барлыгы 207 мең кеше катнашкан. Узган ел 170 мең кеше катнашкан булган.
Моннан тыш, быел «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча республикада 1212 территория төзекләндерелә. Бу елга финанслауның гомуми суммасы 2,66 млрд. сум тәшкил итә. Бүгенге көндә программа буенча эшләр 45% ка башкарылган -бу яссылык корылмаларына, юл катламнарына кагыла.
Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, быел төзелеш материалларына бәяләр арту сәбәпле, республикада программа бәясе 1 млрд.сумга арткан. «2022 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, программага салынган күләмне киметмичә, төзелеш материаллары бәясен арттыру аркасында, лимитны 8 млрд. сумнан 9 млрд. сумга кадәр арттыру карары кабул ителде”, - диде ул.
Моннан тыш, 2022 елда 49 торак пунктта җәмәгать урыннары төзекләндерелә. 67 объектның 56сында эшләр бара. Калганнарына комплектация ясала, тиешле экспертиза үтү тәмамлана. “Монтаж эшләрен башкару 30% ка якынлаша. Төп бурыч - барлык кирәкле кече формаларны комплектлау һәм сатып алу”, - дип өстәде ул.