Торак, социаль әһәмиятле һәм мәдәни объектлар, җәмәгать урыннары һәм гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
А. Фролов хәбәр иткәнчә, торак төзелеше буенча еллык планны үтәү 66% тан артык тәшкил итә - 1 млн.827 мең кв. метр торак тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча 100 мең кв.метр төзелгән, агымдагы елга план 150 мең тәшкил итә, шәхси торак линиясе буенча 8 мең 355 йорт әзер, ягъни планлаштырылган еллык күләмнең 68,5% ы әзер. Коммерцияле төзелештә төзүчеләр планканы 62% ка арттырып, агымдагы датага 148 күпфатирлы йортның 79ын тапшырдылар. Файдалануга тапшырылган коммерция торагы мәйданы 576 мең кв. метр тәшкил итә.
Гражданнарның ташламалы категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 600 фатир ятим балалар өчен каралган. Шуларның 296сында Дәүләт торак фонды һәм мәгариф һәм фән Министрлыгы килештерү процедуралары үткәрә,ә 125 фатиры торгларга әзерлек этабында.
Саны буенча икенче категория - яшь гаиләләр. Барлык 50 кеше буенча да финанслау муниципалитетларга тулысынча җиткерелгән. «5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр» категориясенә быел 25 кеше керә. 10 сертификат инде гамәлгә ашырылган.
Дүртенче категория буенча «Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр» сигез сертификатның дүртесе рәсмиләштерелгән.