Петербург халыкара икътисади форумында 2022 елда Казан шәһәрендә сәнәгать төзелеше өлкәсендә II Халыкара һөнәри осталык чемпионатын оештыру һәм уздыру буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев кул куйды.
Халыкара төзелеш чемпионаты өч юнәлеш буенча узачак: профессиональ төзүчеләр ярышлары, интерактив күргәзмә һәм эшлекле программа. Ярышларда катнашучылар сәнәгать төзелеше, сәнәгать объектларын проектлау һәм төзелеш проектлары белән идарә итү буенча 20 индивидуаль һәм команда номинациясендә көч сынашачак.
Беренче тапкыр «Студентлар лигасы» ярышлары үткәреләчәк, анда Россиянең профильле төзелеш югары уку йортлары студентлары катнашачак. Чемпионатның приз фонды 44 млн сумнан артык тәшкил итәчәк.
Сәнәгать төзелеше өлкәсендә халыкара һөнәри осталык чемпионаты Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан «Росатом»ДК белән берлектә үткәрелә. Төп максат - илнең глобаль көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү. Төзелеш хезмәтләре экспортын үстерү, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру хисабына сәнәгать төзелеше секторында Россиянең халыкара аренада позициясен яхшырту.
Быел чемпионат 5-8 октябрьдә «Казан Экспо» халыкара үзәгендә узачак.