Татарстанда элеватор төзелешенә старт бирелде

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зөя-ашлык продуктлары» элеватор комплексы төзелешенә старт бирде. Аны эшләтеп җибәрү тантанасында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

2,4 млрд сумлык элеватор Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге территориясендә төзеләчәк һәм план буенча беренче ашлык партияләрен 2023 елда ук кабул итәргә тиеш.

Сафка бастыруның беренче этабында комплексның сыйдырышлыгы 112,5 мең тонна, ә аннары 450 мең тоннага якын булачак. Җитештерүчән транспортерлар ярдәмендә тәэмин ителәчәк төяп җибәрүнең егәрлеге сәгатенә 700 тонна тәшкил итәчәк.

Инвестицион проектны гамәлгә ашыру республика бюджетына 10 ел эчендә 493 млн сум акча китерәчәк, Яшел Үзән районы икътисадын диверсификацияләргә, халыкны эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International