ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә социаль объектлар төзү, ташламалы категория гражданнарны торак белән тәэмин итү һәм торак төзү буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, республикада торак төзелеше яхшы темпта бара. «Еллык планның 60% тан артыгы үтәлгән инде. Бу атнада төзүчеләр 1 млн 663 мең квадрат метр мәйданны узып киттеләр», - дип ассызыклады ул. Аерым алганда, социаль ипотека программасы кысаларында 100 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган, бу 66% тәшкил итә. ИЖС линиясе буенча еллык күрсәткечләр 63% ка үтәлгән – 7 мең 797 йорт әзер.
Коммерция төзелешендә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 54% ка бәяләнә. 148 күп фатирлы йортның 69ы файдалануга тапшырылган.
600 ятим баланы торак белән тәэмин итү кысаларында бүгенге көндә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Дәүләт торак фонды арасында дәүләт контрактлары төзелгән, үз эченә 179 торак бинаны ала.
Быел 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасында катнашучылар өчен билгеләнгән 25 сертификатның 8е 823 кв.метрына сатылган.
50 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү буенча финанслау муниципалитетларга тулысынча җиткерелгән. Яшь гаиләләр торак базарында фатирлар сайлый.
Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясе буенча бүгенге көндә биш сертификатның 4 се рәсмиләштерелгән.