Сочида Urban Awards федераль премиясенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү узды. Россиядә бизнес-классның иң яхшы ТКсы дип Казаннан Atlantis Deluxe танылды. Ул «Бизнес-классның иң яхшы торак комплексы» номинациясендә Санкт-Петербург һәм Ижевсктан көндәшләрен узып җиңде.
Татарстаннан Urban Awards га быел 32 проект гариза биргән, шуларның 16сы финалист булды. Һәр проект жюри әгъзалары тарафыннан индивидуаль рәвештә түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: башкару материаллары, төзелешне локацияләү, архитектура һәм проект карарлары, техник җиһазланыш, территорияне төзекләндерү. Бәяләмәне төзелеш һәм күчемсез милек өлкәсендә тәҗрибәле һәм абруйлы профессионаллардан торган бәйсез эксперт комиссиясе үткәрде.
Urban Awards федераль премиясе 2009 елда гамәлгә куелган һәм хәзерге күчемсез милек базарында иң абруйлыларның берсе булып санала. Ул Россиянең торак күчемсез милек казанышларын билгеләргә, төзелештә заманча стандартларны алга этәрергә, шәһәр мохитенең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.