Марат Айзатуллин Сызрань Сабан туенда булды

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә традицион милли Сабан туе бәйрәме узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты.

Республика җитәкчелеге исеменнән мәйдан кунакларын Марат Айзатуллин котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Сабан туе Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә үткәрелә, бәйрәм татар мәдәниятен популярлаштыруга ярдәм итә, төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләрен киңәйтә. “Татар халкы кайда гына яшәсә дә, Сабан туе барыбыз өчен дә үткәнебез, бүгенгесе һәм киләчәге арасында күпер булды һәм шулай булып кала”, – диде ул сәламләү сүзендә.

Ковид чикләүләре аркасында Сызраньда Сабан туе ике ел оештырылмады. Шуңа күрә 2022 елда милли бәйрәмгә аеруча игътибар бирелде.

Бәйрәм кысаларында 10 дан артык күңел ачу һәм спорт мәйданчыклары оештырылды, шул исәптән теләүчеләр  милли көрәштә көчләрен сынап карый алды. Концерт программасында өлкә коллективлары һәм Татарстан артистлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International