Илшат Гыймаев: Торак базары яңадан торгызылачак дип көтәбез

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «түгәрәк өстәл» барышында республиканың төзелеш комплексы өчен яңа мөмкинлекләр турында фикер алыштылар. Чарада министр урынбасары Илшат Гыймаев, шулай ук республиканың эре төзүчеләре һәм кредит оешмалары вәкилләре катнашты.

 

Түгәрәк өстәл барышында катнашучылар ташламалы ипотека буенча процент ставкасын яңадан карау, шулай ук ташламалы гаилә ипотека буенча кредитның максималь күләмен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. “Бездә ташламалы ипотека - 9%, Татарстан өчен кредитның максималь күләме -6 млн. сум, беренчел взнос – торак бәясенең 15% тәшкил итә. Бу программа буенча бездә 25 апрельгә 5,8 млрд. сумга 2,4 мең кредит бирелгән, бу программа буенча ставка киметелсә, кредитлар саны артыр дип уйлыйм. Әлегә мондый карар юк – көтәбез”, - диде Илшат Гыймаев. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, һәр шәһәр өчен ташламалы ипотека буенча үз лимиты булырга тиеш.

 

Хәзерге вакытта ипотека килешүләре туктатылган, чөнки түбәнәйтелгән ставкалар яңа ипотекаларны яңадан рәсмиләштерү яки бәяләр буенча шартларны яңадан карау мөмкинлеге бирә. «Торак базары буенча мәсьәлә кискен кала. Апрель азагыннан соң май аенда сату темплары яңадан торгызылмаган. Әмма июнь аенда без торак базары, аны сату һәм кулланышка кертү яңадан торгызыла башлар дип көтәбез», – диде Илшат Гыймаев.

 

Татарстанда беренче кварталда барлыгы 45,9 млрд. сумлык 15,1 мең ипотека кредиты бирелгән. Кредитның уртача вакыты - 22 ел, ә уртача ставка -7,86%.

 

Ипотека программалары арасында авыл ипотекасы популяр, аны бирүнең максатчан шартлары үзгәрүгә карамастан, бары тик авылда йорт төзүгә юнәлдерелгән.

 

«Авыл ипотека программасы шартлары бик кызыклы: кредит бирү лимиты - 3 млн. сум,беренчел кертем-торак бәясенең 10%, еллык ставкасы  3%. Бу шәхси йорт сатып алу яки төзү өчен менә дигән мөмкинлек, чөнки фатир юнәлеше «киселгән», — диде Илшат Гыймаев.

Бүгенге көндә Татарстанда 1,5 млн.кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 54,4% ы, ул 2,8 млн. кв. м. тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры нәтиҗәләре 29% ка арткан. Күп фатирлы торак 563 мең кв.м, калганы – ИЖС. «Без узган ел белән чагыштырганда яхшырак та барабыз, узган елларда төзелгән эшләр нәтиҗәсендә безгә яңа проектлар булмаганда ике елга җитәрлек булыр иде», - диде министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International