ТР Төзелеш министрлыгында кирпеч җитештерү перспективалары турында фикер алыштылар

2022 елның 27 мае, җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Татарстан төзелеш комплексында кирпеч җитештерү һәм аны куллануны киңәйтү перспективалары буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне министр урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде. Чарада шулай ук Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Яр Чаллы шәһәренең баш архитекторы Мәликә Шәмсиева, кирпеч заводлары җитәкчеләре, шулай ук Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында катнашучылар Татарстанда керамик һәм силикат кирпеч җитештерү базарындагы вәзгыять һәм әлеге продукцияне фасадта куллану перспективалары турында фикер алышты. Шулай ук кирпечнең яңа төрен булдыру һәм төсләр гаммасын киңәйтү мөмкинлекләре каралды.

Үз чыгышында Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, республика кирпеч җитештерү заводларының агымдагы шартларда саклап калырга һәм җитештерелә торган продукциянең ассортиментын һәм номенклатурасын киңәйтергә кирәк.

Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина фасад карарларындагы трендлар һәм Татарстан территориясендә кирпеч куллану перспективалары турында сөйләде.

Моннан тыш, фикер алышу барышында Татарстанда кирпеч җитештерү тармагын алга таба үстерү буенча тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International