Чаллыда 129 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Яр Чаллыда 2022 елда 129 күпфатирлы йортта уртак милекне капиталь ремонтлау планлаштырыла. Ремонт эшләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан 281 млн. сум бүлеп бирелгән, шәһәр бюджетыннан — 267 млн.сум, 843 млн. сум торак милекчеләре акчасы тәшкил итәчәк. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.

306 төрле эш башкарасы бар, шул исәптән гомумтөзелеш эшләре һәм инженерлык системаларын алыштыру буенча эшләр — 118 йорт. Шулай ук 11 йортта 35 лифт алыштыру каралган.

Моннан тыш, шәһәрнең идарәче компанияләре йорт эчендәге инженерлык системаларын агымдагы ремонтлау эшләрен башлап җибәрде. Подъездларны яңарту, торба үткәргечләрне юу, контроль-үлчәү приборлары җиһазларын көйләү, төзәтү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International