Татарстанда торак төзелеше буенча план 49% ка диярлек үтәлгән

2022 елның 7 мае, шимбә

Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча план 49% ка диярлек үтәлгән. Абсолют саннарда бу 1 млн 344 мең кв. метр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

 

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, социаль ипотека кысаларында планны үтәү 66% тәшкил итә, 100 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.

Торак һәм социаль объектлар төзү буенча республика программалары, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында, индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча елга планлаштырылган күрсәткечләрнең 51% ы башкарылган. 6 мең 368 йорт әзер.

Коммерция төзелешендә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 42% ка диярлек бәяләнә.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү өлешендә, ятим балалар өчен билгеләнгән 600 торак йортның 179ына Дәүләт торак фонды (ТР ДТФ) тарафыннан контрактлар төзелде.

5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 25 сертификатның икесе тормышка ашырылган.

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча муниципалитетларга программаның гомуми күләменнән 93% җиткерелгән. Калган акчалар май аенда районнарга күчәчәк. Быел әлеге программа буенча 50 гаилә торак ала.

Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясе буенча бүгенге көндә биш сертификатның 4 се рәсмиләштерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International