Республиканың Төзелеш министры капиталь төзекләндерү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Республика программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, азык-төлек блокларын ремонтлау программасы буенча эшләр 3 муниципаль берәмлектә урнашкан 4 объектта башланган. «Табигать саклау чаралары» программасы кысаларында гомуми күләмнең 15% - ка башкарылган: 17 объектның 11е эшкә алынган. 7 учреждениенең мәдәни өлкәдәге объектларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 2 объектта башланган.

6 яшьләр үзәгендә капиталь ремонт буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару 26% тәшкил итә. Шундый ук эш күләме балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү программасы объектларында да башкарылган.

Спорт учреждениеләренә капиталь ремонт ясау буенча эшләр 24% тәшкил итә, психологик-педагогик ярдәм үзәкләре биналары - 25%, ресурс үзәкләре - 33%, муниципаль архивлар - 37%, башкарма комитетлар - 47%, яшүсмерләр клублары - 54%.

Мәдәният тармагының 5 белем бирү учреждениесенең 2сендә эшләр башланган. Стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына капиталь ремонт ясау буенча пландагы эш күләме 36% ка ябылган. Капиталь ремонт программасының 18 объектында СМР стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлауның план күләменнән 48% ка башкарылган.

Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча үзәк район хастаханәләрен ремонтлау буенча 3 объектта эшләр бара. Бу атнада Казан шәһәренең 2нче сырхауханә бүлегендә һәм Актаныш РҮХдә ремонт эшләре тәмамланды. Программаның уртача үтәлеше 74% тәшкил итә.

Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр биналарын ремонтлау программасын үтәү 90% тан артып китә. 8 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора.Бу атнада Минзәлә шәһәрендә объект төгәлләнде.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын ремонтлау программасы буенча эшләр 92% ка башкарылган. Шушы көннәрдә Азнакай шәһәрендә объектны төгәлләделәр.

«Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау» программасы буенча 10 объектның 4сендә эшләр бара.

«Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү» программасы буенча эшләр 42 объектта бара. «Урам утларын торгызу» программасына 127 җирлек җәлеп ителгән.

2022 елда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасына гомуми мәйданы 4 млн755 мең квадрат метр булган 760 күп фатирлы йорт керә. Программаның финанс күләме 6 млрд. 431 млн. сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бүгенге көндә проект-смета документларын эшләү һәм төзү-монтаж эшләрен башкару буенча килешүләр төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International