Казанда II Халыкара төзелеш чемпионаты узачак

2022 елның 29 апреле, җомга

Бу хакта РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин рәислегендә Халыкара төзелеш Чемпионатының федераль оештыру комитеты утырышы барышында билгеле булды, анда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

Очрашуда «Росатом» дәүләт корпорациясенең капиталь кертемнәр, дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм дәүләт экспертизасы буенча директоры Геннадий Сахаров, «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директоры Алексей Комиссаров һәм чараның партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.

Утырышны ачканда, Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин түбәндәгеләрне хәбәр итте: "Узган елның апрелендә Сочида узган Сәнәгать төзелеше өлкәсендә беренче халыкара һөнәри осталык чемпионаты Россия Төзелеш министрлыгы һәм «Росатом»дәүләт корпорациясенең уртак эшенең мөһим этабы булды. Безнең уртак көч белән уникаль халыкара мәйданчык булдырылды һәм ачылды. Әлеге Чемпионат дөньяда тиңдәшләре булмаган төзелеш компетенцияләрен һәм технологияләрен күрсәтү буенча халыкара үзәк булды. Стратегик мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм Россиядә дә, чит илләрдә дә сәнәгать төзелешен үстерү буенча карарлар кабул итү өчен мәйданчык оештырылды. Чемпионат алга таба үсеш өчен җитди потенциал күрсәтте. Бүген аны үткәрү төзелеш тармагын кадрлар белән үзгәртеп кору, белгечләрнең хезмәт җитештерүчәнлеген һәм төзелеш комплексы оешмаларының конкурентлылык сәләтен арттыру буенча куелган бурычлар контекстында мөһим. Шулай ук яңа Чемпионат Россиянең әйдәп баручы төзелеш державасы һәм нәтиҗәле җитештерү кооперациясен формалаштыру өчен мәйданчык була ала".

Катнашучылар II Халыкара төзелеш чемпионатының планнары һәм яңалыклары турында фикер алышты. Аерым алганда, 2022 елда беренче тапкыр үткәрелә торган «Студентлар лигасы» кысаларында гомуми ярыш зачетында Россиянең профильле төзелеш югары уку йортлары студентлары катнашачак. Шулай итеп, чемпионат ярышларында өч катнашучы категориясе билгеләнә: Россия һәм чит ил компанияләре белгечләре, бәйсез катнашучылар һәм студентлар.

2022 елда Халыкара төзелеш чемпионаты «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасына кушылачак, шуңа күрә оештыручыларга ярышларда максималь дәрәҗәдә киң катнашу мөмкинлеге бирү мөһим.

Очрашу нәтиҗәләре буенча оештыру комитеты тарафыннан быел чараны үткәрү хокукына конкурста җиңүче төбәк игълан ителде. 2022 елда Халыкара төзелеш чемпионатының рәсми мәйданчыгы итеп Казан сайланган. Чемпионат 5-8 октябрьдә «Казан Экспо» халыкара мәгълүмат үзәгендә узачак.

Исегезгә төшерәбез, сәнәгать төзелеше өлкәсендә халыкара чемпионат 2020 елның февралендә Россиянең Төзелеш министрлыгы һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе тарафыннан гамәлгә куелган иде. Беренче тапкыр чара 2021 елның апрелендә Сочида узды. Иң яхшы исем өчен Россия, Казахстан, Беларусь Республикасы, Мисыр һәм Төркиядән 500ләп профессиональ төзүче ярышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International