Нурлатта су белән тәэмин итү системасы төзелә башлады

2022 елның 29 апреле, җомга

Бүген Нурлат шәһәрендә су җыю, су белән тәэмин итүнең яңа системасы төзелә башланды. Проект «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Чиста су» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла,

Чарада ТР Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, «ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУ директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Ягудин катнашты.

“Эшләр тәмамланганнан соң, шәһәр халкы гына түгел, ә тирә – юнь авылларда яшәүчеләр дә эчәргә яраклы су белән тәэмин ителәчәк", - дип билгеләп үтте Алмаз Әхмәтшин.

Су җыю станциясенең җитештерүчәнлеге тәүлегенә 10 мең куб. м тәшкил итә. Проектны тормышка ашыру барышында фильтрация җиһазлары урнаштырылачак, шуның аркасында эчәр суның сыйфаты яхшырачак. Төзелешне 2024 елда тәмамлау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда программаны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда Болгар шәһәрендә су алу станциясе файдалануга тапшырылган. Су станциясен төзеп, суны эшкәртү технологиясен кулланып, су алу корылмасын киңәйтү башкарылды.

2021 елда Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Васильево бистәсендә тәүлегенә 4 мең куб. м проект егәрлеге белән су станциясе төзелеше тәмамланган.  Проектта эчәргә яраклы суны чистарту һәм кире осмос кую каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International