Татарстанда 1 млн 116 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 40,5% ы

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планны үтәү 40,5% тәшкил итә - 1 млн 116 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне   Президент Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмә гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, соципотека төзелешендә иң югары динамика күзәтелә. Программаның еллык планы 150 мең кв. метрны тәшкил итә, шуның 100 мең кв. метры тапшырылган. Чагыштырмача күрсәткечләрдә бу планның 66% ы.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 2022 елда 12 мең 454 йорт тапшыру планлаштырыла. Статистик хисап мәгълүматларына караганда, 5 554 йорт яки еллык планның 45% ы төзелгән.

Коммерция төзелешендә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 29% ка бәяләнә.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы төзелеш объектларында хезмәт куркынычсызлыгына карата таләпләр бозуны булдырмау чаралары турында искәртте. Аның сүзләренә караганда, контроль-күзәтчелек органнары объектларда эшләр дәвам итә. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2022 елда 417 тикшерү үткәргән, аларның нәтиҗәләре буенча 330 мең сумлык 6 карар чыгарылган.

Үзрегуляцияле оешмалар 311 тикшерү үткәргән.

Дәүләт һәм республика программалары объектларында заказ бирүче - Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе 346 контроль - күзәтү чарасы үткәрде. Күпчелек хокук бозулар оператив рәвештә бетерелә. Шулай итеп, 1 гыйнвардан ачыкланган 297 тәртип бозу очрагының 286сы хәл ителгән, һәм бозуларга юл куймау буенча активрак эшләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International