ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы алып бара торган илкүләм проектларны тормышка ашыруның барышы турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Шулай итеп, 2022 елгы чаралар 105 объект төзү һәм капиталь ремонтны үз эченә ала.

Илкүләм проектларның иң зурысы – “Торак һәм шәһәр мохите”, бу 37 объект. Шул исәптән - «Торак» федераль проекты буенча 3 объект (эшләр башкару 10% тәшкил итә), 33 җәмәгать урыннарын төзекләндерү, шуларның алтысы - Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләр («Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла). Марат Айзатуллин искәртеп үткәнчә, республика программаларын исәпкә алып, барлыгы 65 территория төзекләндереләчәк.   

Моннан тыш, 15 апрельдә 2023 елда төзекләндерү планлаштырыла торган җәмәгать урыннарын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү башланды. Тавыш бирү Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Халыктан сораштырулар» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында алып барыла. Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк. 22 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, порталда теге яки бу территория файдасына 68 мең 615 кеше тавыш биргән.

Министр билгеләп үткәнчә, Нурлат шәһәре өчен су алу ноктасы булган су белән тәэмин итү системасын төзү эшләре башланды («Чиста су» федераль проекты кысаларында алып барыла).

«Торак фондының яшәү өчен яраксыз яшәү шартларын тотрыклы киметүне тәэмин итү» федераль проекты кысаларында 4 501 кв.метр мәйданлы 172 фатир күчерелгән, аларда 384 кеше яшәгән. Быел 841 кешене күчерергә кирәк, алар хәзер 9 627 кв.метр мәйданлы 324 торак бинаны били.

«Экология» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча төзелеш-монтаж эшләре 31% - ка башкарылган.

Казанда биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләүдә эшләр башкару 8% тәшкил итә.  Әлеге ике объект та «Иделне савыктыру» федераль проекты белән каралган.

«Чиста ил» федераль проекты буенча Казанда Самосырово полигоны рекультивацияләнә, анда башкарылган эшләр күләме 36% тәшкил итә.

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча Тукай районында 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә («Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында).

Моннан тыш, Баулы мәктәбендә «һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында спорт залын ремонтлау төгәлләнеп килә.

Тагын бер белем бирү объекты - Казанда балалар бакчасы - «Демография» илкүләм проекты буенча төзелә.

«Сәламәтлек саклау» проектына быел 49 объект кертелгән. «Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проекты буенча 34 объект төзергә, 15 объектны ремонтларга кирәк.

«Мәдәният» илкүләм проекты һәм аңа керүче «Мәдәни мохит» федераль проекты 11 беркетелгән объектны күздә тота. Бу - 5 төзелеш объекты, 4 капиталь ремонт объекты, 2 реконструкция объекты. Алар арасында илкүләм проектның иң зур объектлары - Буадагы мәдәният йорты һәм Түбән Кама яшь тамашачы театры.

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча Югары Ослан районында «Тубетей Тауэр» объекты өчен территорияне төзекләндерү һәм инфраструктура төзү планлаштырыла.

44 республика программасыннан һәм 7 илкүләм проекттан тыш, быел 6 дәүләт программасын гамәлгә ашырырга кирәк.

Иң зур программа чаралары «Мәгарифне үстерү» программасы белән каралган - бу 66 мәктәпне капиталь төзекләндерү.

Яр Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры төзелеше «Мәдәният һәм туризмны үстерү» дәүләт программасына кертелгән. Агымдагы датага эшләр 64% ка башкарылган.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы белән 7 муниципаль берәмлек шөгыльләнә. Программа нигезендә 3 мәгариф объекты төзү һәм бер авыл мәдәният йортын ремонтлау, 5 инженер челтәрен модернизацияләү (эшләр шулай ук 24% ка башкарылган), комплекслы торак төзелеше өчен 7 мәйданчыкны төзекләндерү каралган.

«Су хуҗалыгы комплексын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру ике юнәлеш буенча башкарылачак - бу 14 гидротехник корылманы ремонтлау, Кама тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту.

«Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү» дәүләт программасы буенча 4 хәрби каберлекне торгызу буенча эш алып бару планлаштырыла.

«Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы буенча Яшел Үзән районы һәм Казан шәһәре мәктәпләренең спорт мәйданчыклары өчен җиһазлар сатып алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International