Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында милли проектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруның актуаль мәсьәләләре каралды.
Утырышны ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Ленар Вәлиев үткәрде.
Татарстан республикасында милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча төп доклад белән министр урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов чыгыш ясады. Ул билгеләп узганча, 2021 елда Татарстан Төзелеш министрлыгы 6 милли проектны гамәлгә ашыруда өлеш кертте һәм аларга кергән 12 федераль программаны гамәлгә ашыруда катнашты. Илкүләм проектлар кысаларында барлыгы 103 объект төзелде һәм капиталь ремонтланды.
2022 елда ТР Төзелеш министрлыгы 7 илкүләм проектны тормышка ашыруда катнаша: «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Демография», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Мәдәният» һәм «Икътисади үсеш һәм инновацион икътисад» - барлыгы 105 социаль-мәдәни объект.
Илнур Нурмөхәммәтов илкүләм проектларны гамәлгә ашыру расланган график буенча алып барылуын һәм барлык объектларда да тиешле эшләр оештырылуын билгеләп үтте.
Татарстан республикасында 2021 елда МКДга капиталь ремонт ясау программасын үтәүнең барышы һәм 2022 ел программасы турында министр урынбасары Илдус Насыйров сөйләде. Ул республикада торак фондны капиталь ремонтлау буенча озак сроклы һәм кыска сроклы программалар формалаштыру турында җентекләп сөйләде.
«Татарстан Республикасында региональ программаны гамәлгә ашыру чорында 2014 елдан алып 2021 елга кадәр гомуми мәйданы 33,213 млн.кв. метр булган 6 103 күп фатирлы йорт ремонтланган. Капиталь төзекләндерү үткәрелгән йортларда яшәүчеләр саны 1 251 594 кеше, - диде министр урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда кыска вакытлы планны гамәлгә ашыру гомуми мәйданы 5,6 млн.кв. метр булган 959 күп фатирлы йортта 212 107 гражданга имин һәм уңайлы яшәү шартларын тәэмин итте. 2022 елда гомуми мәйданы 4,7 млн кв. метр булган 760 күп фатирлы йортта капиталь ремонт планлаштырылган.
Иҗтимагый совет эшендә шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы - ТР Иҗтимагый палатасының мәдәният буенча комиссиясе әгъзасы Артур Мостаев, ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары Илдус Әсәдуллин, Гөлсинә Заһидуллина, Валерий Леонтьев һ. б. катнашты.