Бүген 2023 елга парк һәм ишегалларын сайлау буенча тавыш бирү башлана

2022 елның 15 апреле, җомга

15 апрельдән 30 майга кадәр Татарстан халкы киләсе елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать урыннарын билгели алачак. Парк, скверларны һәм яр буйларын сайлау мөмкинлегеннән тыш, татарстанлылар инде икенче ел рәттән «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча яңартылачак ишегаллары өчен тавыш бирә ала.

Татарстанда бу елның тавыш бирү яңалыгы - 14 яшьтән алып яшүсмерләргә катнашу мөмкинлеге. Шулай итеп, алар рәсми рәвештә үз фикерләрен белдерә һәм туган шәһәрләрен, бистәләрне уңайлырак, матур, заманча итәргә үз өлешләрен кертә алалар.

Сораштыру 2023 елда республиканың барлык 45 районында да төзекләндерү өчен өстенлекле җәмәгать урыннарын  сайлап алуны үз эченә ала. Халык үз тавышларын конкрет районда яки шәһәрдә генә калдырырга хокуклы. 2022 елда тавышка барлыгы 204 объект чыгарыла - бу парклар, яр буйлары, бульварлар, урамнар, скверлар. Тавыш бирү өчен территорияләр исемлеге, узган елгы шәһәр төзелеше анализы һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып, муниципаль берәмлекләр администрацияләре белән берлектә формалаштырылган.

Җәмәгать урыннары, ишегалды территорияләре белән бергә булдырыла һәм яңартыла. Мондый комплекслы якын килү нәтиҗәсендә ишегаллары уңайлы һәм куркынычсыз маршрутлар белән парклар белән тоташтырыла, һәм бердәм шәһәр челтәре формалаша.

Бөтенроссия тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проекты кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International