Татарстанда социаль өлкә объектларын капиталь төзекләндерү эшләре бара

2022 елның 15 апреле, җомга

Татарстанда торак фондын һәм социаль билгеләнештәге объектларны капиталь төзекләндерү буенча республика программалары, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өлкәсендәге программалар график нигезендә үтәлә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан  Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2023 – 2024 елларга булачак төзелеш һәм капиталь ремонт программаларын формалаштыру буенча эш дәвам итә. Бүгенге көндә объектлар исемлеге киләсе ике елда гамәлгә ашыру планлаштырыла торган барлык программалар буенча да бирелгән.

Агымдагы елда капиталь ремонт программасына килгәндә, аерым алганда, мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау планына 7 учреждение кертелгән. Мәдәният тармагының мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт кысаларында эшләрнең башкарылышы 7% дип бәяләнә.

Савыктыру лагерьларын капиталь төзекләндерү 14%ка үтәлгән.

Психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләренең 15 бинасына капиталь ремонт буенча төзү-монтаж эшләре 16%ка ябылган.

Республикада шулай ук яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау дәвам итә – эшләр барлык 6 объектта да алып барыла.

Моннан тыш, 6 муниципаль архив республика программасы кысаларында ремонтланачак.

Ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау буенча эшләр 29%ка башкарылган.

11 Башкарма комитетта капиталь ремонт 37%ка эшләнгән.

Агымдагы 2022 елда «Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау» программасы кысаларында 10 объектта эшләр планлаштырылган. Бу атнада Кама Тамагы һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында объектларда эшләр башланган.

«Халыкны эчә торган су белән тәэмин итү» программасына быел барлык муниципаль берәмлекләрдә һәм шәһәр округларында 128 объект кергән. Әлеге программаның лимиты 2022 елда 2 тапкырга арткан. 4 муниципаль берәмлектә 12 объект буенча эшләр башланган.

«Урам утларын торгызу» программасы республиканың барлык 45 муниципаль районында 558 торак пунктта эшләрне күздә тота. Шулай итеп, эшләр 8 муниципаль райондагы 109 җирлектә алып барыла инде.

Министр күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасының барышы турында да сөйләде. 2022 елда аңа гомуми мәйданы 4 млн 755 мең кв. метр булган 760 күп фатирлы йорт кертелгән. Программаның финанс күләме 6 млрд. 431 млн. сум тәшкил итә. Бүгенге көндә 241 күп фатирлы торак йорт буенча килешүләр төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International