Татарстанда 2023 елга паркларны һәм ишегалларын сайлау буенча тавыш бирү башлана

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

2022 елның 15 апреленнән 30 маена кадәр Татарстанда «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проектын һәм «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру уңаеннан 2023 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать һәм ишегалды территорияләрен сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү узачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

2023 елның беренче чираттагы проектларын билгеләү буенча тавыш бирү Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Халыктан сораштыру» сервисы аша һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында уздырылачак.

Татарстаннан республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 204 объект тавыш бирәчәк. Марат Айзатуллин ассызыклаганча, «Татарстан федераль программаны формалаштыруга нигез салучы булып тора».

Җәмәгать урыннарыннан тыш, халык «Безнең ишегалды» программасы буенча өстенлекле тәртиптә яңартылачак 200 ишегалдын билгели алачак. Тавыш бирүдә 3087 ишегалды катнаша.

Тавыш бирүнең ничек узачагы турында тулырак  «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

"Шәһәрлеләргә сайлау өчен ике тема биреләчәк: алар җәмәгать киңлекләре яки ишегалды территорияләре буенча сораштыру уза ала, йә ике сораштыру уза һәм дәүләт хезмәтләре сайтында үз фикерләрен калдыра ала", - дип хәбәр итте Зиннәтуллина.

Сораштыру 2023 елда республиканың барлык 45 районында да төзекләндерү өчен өстенлекле җәмәгать урыннарын сайлап алуны үз эченә ала. Халык үз тавышларын конкрет районда яки шәһәрдә генә калдыра ала.  “2022 елда тавыш бирүгә җәмәгать урыннары буенча 204 объект чыгарылган. Һәр муниципаль берәмлектә, шәһәр киңлекләре буенча мәсьәләләрнең ни дәрәҗәдә хәл ителүенә карап, өчтән 27 объектка кадәр. Казанда бу — 27 объект, башка муниципаль берәмлекләрдә өчтән бишкә кадәр», - дип билгеләп үтте докладчы.

Тавыш бирү өчен территорияләр исемлеге муниципаль берәмлекләр администрацияләре белән берлектә, команда тарафыннан уздырылган шәһәр төзелеше анализы нәтиҗәләрен һәм узган елгы тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып формалаштырылды.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елдан 2021 елга кадәр республикада барлыгы 351 җәмәгать урыннары төзекләндерелде. (509 объект, 2 нче һәм 3 нче чират объектларын да кертеп). 2022 елга федераль проектны тормышка ашыру кысаларында 2,29 млрд. сумлык 59 объект гамәлгә ашыру планлаштырылган, моннан тыш, кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсы уңаеннан 4 ел эчендә (2018 елдан 2021 елга кадәр) конкурста җиңүче 26 проект гамәлгә куелды. Федераль бюджеттан грантлар суммасы 1,6 млрд. сумнан артып китте. Быел 376 млн. сумлык 6 объектны тормышка ашыру планлаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International