Быел Татарстанда 760 күп фатирлы йортны капиталь төзекләндерү планлаштырыла

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика программа чараларын тормышка ашыруга әзерлек, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 2 объектта башланган. Төзекләндерү эшләре 2 сәламәтләндерү лагерендә дә алып барыла. Психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен капиталь ремонтлау буенча эшләр 11% ка башкарылган.

Яшьләр үзәкләрен капиталь төзекләндерүгә килгәндә, биредә эшләр барлык 6 объектта да алып барыла. Муниципаль архивларны капиталь ремонтлау программасы  15% ка башкарылган. Стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмалары буенча пландагы эш күләме 23% ка ябылган. Сәламәтлек саклау стационар объектларында капиталь ремонт программасы план күләменең 41% ка үтәлгән.

Башкарма комитетларны капиталь ремонтлау - 34% ка, яшүсмерләр клубларын - 48% ка, баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр биналарын – 65% ка, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренеке-76% ка башкарылган.

Шулай ук Алексей Фролов күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында да мәгълүмат бирде. Программаның финанс күләме быел 6 млрд. 430 млн. сум тәшкил итә. Яңартылырга тиешле йортлар исемлегенә 760 торак объект кертелгән. Аларның мәйданы 4 млн 755 мең квадрат метр тәшкил итә. Бүгенге көндә 135 йортка килешүләр төзелгән.

Докладчы халыкның түләү дисциплинасы мәсьәләләренә аерым тукталды. Февраль аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 93,7% дәрәҗәсендә теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3% ка артыграк. Уртача еллык җыем күләме 99,3% ка җитә. Шуңа да карамастан, ТКХ өчен халыкның гомуми бурычы 8 млрд 661 млн сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International