Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафар Шакиров «Алабуга» МИЗда төзелеп килүче берничә объектта булды.
Беренче булып КНС-6, КНС-8 реконструкция объектлары белән танышты. Алар буенча эшләр Алабуга су каналы объектларын модернизацияләү буенча килешү кысаларында башкарыла. Әлеге проект дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче фонд чараларын җәлеп итеп тормышка ашырыла. Бүгенге көндә объектта гомумтөзелеш эшләре, шулай ук технологик җиһазларны алыштыру, яшен саклау, автоматлаштыру һәм вентиляция җиһазларын монтажлау эшләре бара. Шулай ук килешү кысаларында этемле һәм үзлектән агучы канализация челтәрләрен реконструкцияләү эшләре бара.
Аннары Рафар Шакиров күпфункцияле комплекс төзелешенең барышы белән танышты. Объектта эшләр «СинергияКорпус №5, №6, №7» «Индустриаль-технологик паркы» проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.
Министр урынбасары «Алабуга» МИЗга эш сәфәре кысаларында 2022 елда «Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖ объектларында төзелеш эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә «Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖ генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Артур Ярулин, «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Бочихин, Алабуга су каналы директоры Евгений Иванов һәм проектлар җитәкчеләре катнашты.
Моннан тыш, киңәшмә барышында «Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖнең индустриаль (сәнәгать) паркын урнаштыру концепциясе каралды, ул Greenfield һәм Brownfield тибы буенча «СМАРТ Сити Казан»территориясендә 160 мең кв.м. резидентларны урнаштыру өчен әзер җитештерү мәйданнары төзү мөмкинлеге белән барлыкка килде.