Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев төзелеп килүче торак комплексларны карап чыкты.
Беренче объект «Лето» («Җәй») ТК булды. Торак йортларны төзүче булып «Устрой» төзелеш компаниясе тора. Бүгенге көндә объектта төзү-монтаж эшләре тәмамланып килә, эчке отделка эшләре, фасадны бизәү һәм инженер челтәрләрен урнаштыру эшләре башкарыла. Объектның әзерлеге 80 процент тәшкил итә.
Аннары Илшат Гыймаев Ак Барс Йорт төзүчесенең «Минем ритм» торак комплексы төзелеше барышы белән танышты. Төзелә торган йортта фатирларның гомуми саны – 490, объектның гомуми мәйданы 23,5 мең кв. метр.
Бүгенге көндә фасад эшләре, түбә, лифтлар, инженерлык челтәрләре, витражлар урнаштыру эшләре бара.
Төзүчеләр сүзләренә караганда, барлык объектларны төзү планлаштырылган эш графигы нигезендә алып барыла. Срокларны үзгәртү һәм өстәмә килешүләр төзү планлаштырылмый.
Министр урынбасары төзүчеләрнең игътибарын хезмәт иминлеген саклау буенча эшләрне оештыруга һәм торак йортларда төзелеш-монтаж эшләренең сыйфатлы башкарылуына юнәлтте.