ТР Төзелеш министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Ленар Вәлиев үткәрде.

Анда ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы - ТР Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе әгъзасы Ирек Закиров, ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы - ТР Иҗтимагый палатасының мәдәният буенча комиссия әгъзасы Артур Мостаев, ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары Илдус Әсәдуллин, Гөлсинә Заһидуллина, Валерий Леонтьев катнашты.

Утырыш барышында ведомство эшчәнлегенә кагылышлы берничә мәсьәлә каралды.

2021 елда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турындагы доклад белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Татьяна Титова чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елда ведомство программасы чараларын үтәү барышында Министрлыкта коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең 4 утырышы үткәрелгән. Министрлыкның дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрнең дөреслеге һәм тулылыгы тикшерелде. Моннан тыш, эшмәкәрлек эшчәнлегендә катнашу буенча тикшерү үткәрелде.

Министрлыкта даими рәвештә дәүләт граждан хезмәткәрләрен, шул исәптән яңадан кабул ителгән, коррупциягә каршы тәртип кагыйдәләре белән таныштыру үткәрелә. Хезмәткәрләр белән дәүләт граждан хезмәтен узу белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәү турында гамәлдәге законнарны аңлату белән профилактик әңгәмәләр, хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы үз-үзләрен тотышын формалаштыруга, алар арасында коррупциягә каршы стандартларны популярлаштыруга һәм хокук аңын үстерүгә юнәлдерелгән агарту һәм башка чаралар үткәрелә.

Халыкның коррупциягә каршы мөнәсәбәтен өйрәнү кысаларында Министрлык даими рәвештә халыкның һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең коррупция каршы торышы,  аңа карата булган мөнәсәбәтләре турындагы фикерләрен өйрәнә. 2021 елда коррупциоген факторларны тармак буенча тикшерү нәтиҗәләре һәм коррупциягә каршы гамәлгә ашырыла торган чаралар анализланды, анда 2257 респондент катнашты. Сораштыру нәтиҗәләре коррупциягә каршы мохитнең, шул исәптән кураторлык итүче тармакта да сизелерлек яхшыруын күрсәтте.

Министрлыкта ведомство эшчәнлегенең халык өчен ачыклыгына аерым игътибар бирелә. Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча материаллар министрлыкның рәсми сайтында урнаштыру һәм яңарту юлы белән ачык рәвештә яктыртыла.

Алга таба дәүләт программаларын формалаштыру турында икътисадый анализ һәм дәүләт программаларын формалаштыру идарәсе башлыгы Гадел Хәкимов чыгыш ясады.

Ел саен ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тармак министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль оешмалар белән бергә иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү һәм капиталь ремонт программаларын формалаштыру буенча эш алып бара. Гадел Хәкимов төзелеш, реконструкция һәм капиталь ремонт объектлары исемлеген формалаштырганда төп критерийларны билгеләде.

ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары киләсе утырышта 2021 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, милли проектларның үтәлешен һәм 2022 елга планнарны карарга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International