Татарстанда 2022 елгы торак төзелеше планы 29 процентка үтәлгән

2022 елның 26 марты, шимбә

Татарстан Республикасында 2022 елгы торак төзелеше планы 29% ка үтәлгән - 797 мең кв. метр торак төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Министр сүзләренә караганда, төзелгән 797 мең квадрат метр торакның шәхси торак төзелеше буенча алда бара – аңа барлык күләмнең яртысыннан артыгы туры килә. Статистик хисап мәгълүматларына караганда, 4 243 йорт әзер, ягъни планның 34% ы әзер. Шәхси торак төзелешендә еллык план 12 мең 454 йорт тәшкил итә.

Социаль ипотека буенча еллык күрсәткечләр 49% ка диярлек үтәлгән -73 мең кв.метр тапшырылган.

Коммерцияле төзелеш өлешендә 151 мең кв. м мәйданлы 39 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган - үтәлеш 16% тәшкил итә.

Марат Айзатуллин төзүчеләргә һәм подрядчыларга төзелеш мәйданнарында язгы ташуга каршы чаралар оештыру кирәклеге турында искәртте.

Ул шулай ук аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләде.  2022 елда ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасында 600 кеше катнаша.

“Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр” категориясе буенча 19 сертификат рәсмиләштерелгән. Әлеге категория буенча барлыгы 22 гаилә алды.

Тагын 50 кеше яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына керә.

Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясе буенча 25 мартка 2 сертификат рәсмиләштерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International