Төзелеш базары һәм ипотека: 2022 ел башында динамика, төп күрсәткечләр һәм үсеш тенденцияләре темасына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «түгәрәк өстәл» утырышы узды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, дәүләт ярдәме белән ипотека торак сатуны стимуллаштыручы төп фактор булып тора. Кешеләр март ахырына кадәр ипотека кредитлары буенча хуплау алырга ашыга, әлегә программа шартлары үзгәрмәгән.
2021 елда, гомумән алганда, 176 млрд. сумлык 60,8 меңнән артык ипотека кредиты бирелгән. Беренчел базарда торак сатып алу өчен 50 млрд. сумга 14 мең кредит рәсмиләштерелгән, шуларның 11 меңнән артыгы – ташламалы ипотека буенча.
«Күчемсез милек һәрвакыт халык өчен стимул булачак. Һәм без барысы да алга барыр дип өметләнәбез. Һәм дәүләт ярдәме халыкка торак сатып алырга, сатарга мөмкинлек бирә, шул исәптән икенчел базарда да, әлегә ул акрын бара», - диде министр урынбасары.
Фикер алышуда «СМУ-88» ДК генераль директоры Наил Галиев, «Садовое кольцо» ДК коммерция директоры урынбасары Сергей Кропанев, #Суварстроит генераль директорының маркетинг һәм сату буенча урынбасары Эльвира Галәветдинова, «Открытие Research» идарәче директоры Константин Енин һәм башкалар катнашты.