РФ Төзелеш министрлыгы төзелеш ресурслары бәясен шактый арттыру фактлары турында мәгълүмат порталын булдырды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы «Россиянең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ белән берлектә кыска вакыт эчендә (бер айдан кимрәк) төзелеш ресурслары бәясен сизелерлек арттыру фактлары турында оператив мәгълүмат бирү порталын булдырды. Портал төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасының рәсми сайтында урнаштырылган.

Система ярдәмендә төзелеш заказчылары һәм подрядчы оешмалар капиталь төзелеш объектларына сатып алырга планлаштырыла торган төзелеш ресурслары бәясен шактый арттыру фактлары булуы турында, шулай ук элек контрактларда теркәлгән бәяләр буенча төзелеш ресурсларын сатудан баш тарту турында мәгълүмат җибәрә алалар. Бәя хасил итүче төзелеш ресурслары буенча мәгълүмат өстенлекле булып тора, ул капиталь төзелеш объектларын төзү (ремонт, реконструкция) бәясенә сизелерлек йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International