Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендәге Спас манарасының эчке бүлмәләрен карады

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган күчмә киңәшмәдә Казан Кремленең Спас манарасы проект-тикшеренү эшләре турында фикер алыштылар.

Спас манарасы XVI гасырда Псков зодчие Иван Ширяев һәм Постник Яковлев тарафыннан төзелә. Манара берничә тапкыр үзгәртеп корылган, бөтен вакытта да аңа төп Кремль манарасы буларак аерым игътибар бирелә.

Спас манарасы һәрвакыт крепостька төп керү юлы булып хезмәт иткән. XVI гасырда ул күзәтүчеләр каланчасы белән ике катлы куб рәвешендәге корылма була. Юл капкалары өстендә башня исеме барлыкка килгән Спас Нерукотворный иконасы урнашкан. Ул вакытта башня капкасы каршында тигез чокыр була, аның аша агач күпер салынган булган.

Совет чорында башняда административ кабинетлар урнашкан. 2017-2018 елларда биредә биналарны чистарта, стеналарны сүтә башладылар.

«Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов «Янкормалы Спас манарасы» федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектында проект-тикшеренү эшләренең барышы турында сөйләде.

Татарстан Президенты Спас манарасының эчке бүлмәләрен карады. Аңа техник-икътисадый күрсәткечләр, интерьерлар фрагментлары тәкъдим ителде.

Объектны карау барышында Рөстәм Миңнеханов проектлаучылар белән Спас манарасының хәзерге торышы, проект-тикшеренү эшләре турында фикер алышты. Ул бинаны һәм манара эчендәге экспозицияне алга таба файдалану концепциясен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына эшләргә кушты.

Күчмә киңәшмәдә Татарстан Республикасы  Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы  мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International