Татарстанда республика программалары кысаларында төзү-монтаж эшләре һәм объектларны капиталь ремонтлау башланды

2022 елның 19 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республика программаларын гамәлгә ашыруга әзерлек, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында  Президент Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Шулай итеп, кабул ителгән 44 республика программасының 31е Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыклары белән раслана.

Шул ук вакытта расланган 29 программаның 12се буенча контрактлар төзелгән, 16сы буенча конкурс процедуралары үткәрелә.

Төзелеш-монтаж эшләре Яшел Үзән һәм Әтнә муниципаль районнарында, шулай ук Казан шәһәрендә сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында башланган. «Табигатьне саклау чаралары» программасы кысаларында психологик-педагогик ярдәм үзәкләре, яшьләр үзәкләре биналарына капиталь ремонт һәм матди базаны ныгыту башланды. Шулай ук стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына, сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт ясала, яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт башкарыла.

Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, министр аңа кергән 760 йортның гомуми мәйданы 4 млн 755 мең квадрат метр тәшкил итә, дип ачыклык кертте. Программаның финанс күләме - 6 млрд. 431 млн. сум. Бүгенге көндә 85 күпфатирлы йорт буенча килешүләр төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International