«Төзелеш тармагы лидерлары» бөтенроссия конкурсы - төрле дәрәҗәдәге җитәкче позицияләрдә дәүләт яки коммерция оешмасында эш тәҗрибәсе булган төзелеш тармагы вәкилләре арасында ачык бәйге.
Конкурсның максаты - төзелеш һөнәрләрен популярлаштыру, яшьләрнең төзелеш һәм архитектура өлкәсендә кызыксынуларын стимуллаштыру, профессиональ казанышларны һәм катнашучыларның лидерлык сыйфатларын ачык күрсәтү юлы белән Россия җәмгыятендә төзелеш тармагының абруен күтәрү. Шулай ук төзелеш өлкәсендәге уңышлы проектлар остазлары белән эшләү, тармак үсешенең өстенлекле юнәлешләрен тикшерү һәм анализлау.
Конкурсның бурычлары - идарә итү тәҗрибәсе белән алмашу өчен тармак мәйданчыгын булдыру, тармакның өстенлекле үсеш юнәлешләре турында фикер алышуга сәләтле идарәчеләрне җәлеп итү һәм перспективалы идарәчеләргә яңа белемнәр, күнекмәләр һәм гамәли тәҗрибә алуда ярдәм итү. 2021 елда анда 9765 идарәче катнашты, шуларның 31е Россиянең 15 төбәгеннән җиңүче булды.
Конкурсны оештыручы – «Бөтенроссия милли төзелеш сәясәте үзәге», профильле министрлыклар һәм ведомстволар, тармак институтлары, берләшмәләр һәм берлекләр ярдәмендә, “Бөтенроссия милли төзелеш сәясәте үзәге”.
Быел конкурс дүрт этапта узачак:
Катнашучыларны теркәү 28.02-17.05.2002
Дистанцион тест - 18.05-19.06.2002
Ярымфинал – 20.06-30.07.20022
Финал-11.08-14.08.2002
Катнашучыларның анкеталары 2022 елның 17 маена кадәр https://stroyleaders.ru сайтта кабул ителә.