Татарстан торак төзелеше буенча лидерлар рәтендә

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан, гадәттәгечә, торак төзелешенең иң зур күләме булган төбәкләр арасына керә. Соңгы 3 елда Татарстанда якынча 2 млн 600 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырыла. 2021 елда без 3 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Бу Идел буе федераль округы буенча беренче урын һәм Россиядә алтынчы урын. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча 2 млн 755 мең кв. м торак файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу148 күп фатирлы инвестицион торак йорты, 56 йорт социаль ипотека программасы буенча һәм 12 454 йорт индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча.

Моннан тыш, республикада аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында быел 677 гаилә торак алырга тиеш, шул исәптән 600 ятим бала, 22 күп балалы һәм 50 яшь гаилә, шулай ук 5 аерым категория гражданнары вәкилләре.

Ведомство башлыгы күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде. Быел программа гомуми мәйданы 4 млн 756 мең квадрат метр булган 760 күп фатирлы йортны үз эченә алачак. Программаның финанс күләме - 6 млрд. 430 млн. сум.

Министр искәрткәнчә, әлеге программа республикада 2008 елда старт алган, һәм шул вакыттан бирле 11 508 йорт ремонтланган, аларда 2 млн татарстанлы яши.

Шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы линиясе буенча бүгенге көндә 7 милли проект һәм 5 дәүләт программасы буенча эшләр алып барыла, алар кысаларында 207 объект һәм 12,5 мең кв.метр авария хәлендәге торак фонды гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International