Әлмәттә социаль ипотека буенча ике йорт проект документларына туры килү турында бәяләмә алды

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Әлмәттә 285 һәм 56 фатирлы ике соципотека йорты ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең йомгаклау тикшерүен уңышлы үтте һәм объектның техник регламентларның һәм проект документларының таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр алды. Йортлар Автомобильчеләр, Полевая һәм Герцен урамнары чикләрендә урнашкан.

Төрле катлы 285 фатирлы йорт –а нда җиде каттан тугыз катка кадәр, сигез подъезд, фатирларның гомуми мәйданы 19,2 мең квадрат метр тәшкил итә. Биредә 30 бүлмәле, 161-ике бүлмәле һәм 94 - өч бүлмәле фатирлар урнашкан.

Икенче йорт тугыз катлы, бер подъездлы. Фатирларның гомуми мәйданы 3,6 мең квадрат метр тәшкил итә, шуларның сигезе — бер бүлмәле, 32се — ике бүлмәле һәм 16сы — өч бүлмәле.

Барлык фатирлар да чиста ремонтка ия, сантехника, газ плитәләре, су, газ, электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин итү счетчиклары куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International