Казанда яңа перинаталь үзәк нигезенә беренче таш салынды

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа перинаталь үзәк нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Медучреждение 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең бала табу йорты нигезендә урнашачак.

Перинаталь үзәк 160 урынга исәпләнгән. Ел саен биредә 8 меңгә кадәр балага дөньяга килергә ярдәм итә алалар. Медицина ярдәме Казаннан һәм республиканың якын-тирә районнарыннан килгән йөкле хатыннарга күрсәтеләчәк.

"Бүген без яңа перинаталь үзәк төзелешен башлап җибәрәбез Демографияне арттыру мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез. Һәм безнең төп өстенлекләрнең берсе - аналар иминлеге. Без булачак әниләр өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш. Заманча үзәкне булдыру әлеге хезмәтләрнең сыйфатын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа үзәктә бала тудыру залы операция һәм диагностика хезмәте, 100 урынга исәпләнгән акушерлык бүлеге, зур реанимация бүлекләре, 60 урынга исәпләнгән яңа туган балаларның патологияләре бүлеге, дүрт операция һәм 7 бала табу залы булачак. Яңа туган сабыйларны реанимацияләү бүлеге балаларны тәрбияләү өчен заманча сулыш аппаратурасы һәм кювез – инкубаторлар белән җиһазландырылачак. Төзелешне 2023 елның августында тәмамлау планлаштырыла.

Таш салу тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International