Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының төзелеп килүче икенче линиясендәге эшләр белән танышты

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ломжа һәм Ю. Фучик урамнары киселешендәге Казан метрополитены икенче линиясенең төзелеп килүче участогында булды.

Биредә тоннель үткәрү комплексы җир өслегенә чыккан, Казан метрополитенының икенче линиясендәге беренче участок тоннеле төгәлләнгән.

Исегезгә төшерәбез, 5,37 км озынлыктагы беренче участок үз эченә дүрт станцияне ала: Зилант, Академия, ТАССРның 100 еллыгы, Тулпар.

Рөстәм Миңнеханов «Казметрострой» АҖ хезмәткәрләре белән аралашты.

Эшләрнең барышы турында «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов сөйләде.

ТР Президентын ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбарәкшин, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International