Бүген Татарстанның Байлар Сабасы бистәсендә һәм Саба районының Шәмәрдән авылында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән күп фатирлы йортлар кулланышка тапшырылды.
Саба районының 39 гаиләсе өй туен бәйрәм итте. Яңа фатирга күчүчеләр арасында - социаль ипотека һәм арендалы торак программаларында катнашучылар. Йортлардагы барлык фатирлар да яшәү өчен тулысынча әзер: алар сантехника, газ плитәләре, янгын кисәтү җайланмалары, су, газ, электр энергиясе счетчиклары, шулай ук индивидуаль җылытуның ике контурлы казаннары белән җиһазландырылган.
Байлар Сабасында күп фатирлы йорт Тынычлык урамы, 9 адресы буенча урнашкан һәм 27 фатирдан гыйбарәт. Анда өч подъезд, өч торак кат, ә фатирларның гомуми мәйданы - 1610,2 кв. м.
Шәмәрдән авылындагы йортның гомуми мәйданы исә (Мәктәп ур., 6а) 816,3 кв. м. тәшкил итә.