Татарстанда капиталь ремонт программасына 769 күп фатирлы йорт керәчәк

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы бу елда гомуми мәйданы 4 млн 700 мең кв.метр булган 769 күп фатирлы йортны үз эченә алачак. Программаның финанс күләме 6 млрд. 441 млн. сум дәрәҗәсендә билгеләнде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры искәрткәнчә, торак фондын, социаль билгеләнештәге объектларны һәм торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өлкәсендә республика программаларын гамәлгә ашыруның актив фазасы башлана. ТР Хөкүмәте күрсәтмәләре белән раслана торган 31 программаның 26сы расланды. Тагын 3 программа буенча күрсәтмә проектлары ТР Министрлар кабинетына тапшырылды.

Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча, Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 17 февральгә 85 күп фатирлы йорт буенча проект-смета документларын эшләү һәм лифтларны алыштыру буенча  электрон аукцион үткәрү турында хәбәр урнаштырылган. Тагын 89 йорт буенча документлар әле тапшырылмаган.

«Күп очракта төп тоткарлык – торак милекчеләренең җыелышл беркетмәләре булмау, - диде министр. - Бүген бу процесс максималь рәвештә оптимальләштерелгән, җыелышлар электрон формада үткәрелә, ә тавыш бирү ТКХ дәүләт мәгълүмат системасында башкарыла».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International