Татарстанда 407 мең квадрат метр торак төзелгән, бу планның 15% проценты

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Татарстанда бүгенге көндә 407 мең квадрат метр торак төзелгән, бу планның 15% ы дигән сүз. Планның иң күп үтәлеше социаль ипотека буенча: февраль уртасына ул 47%ка башкарылган - 70 мең кв. метр тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, файдалануга тапшырылган торак күләменең яртысыннан артыгы шәхси торак төзелешенә туры килә. 1694 йорт тапшырылган - планның 14%ы диярлек. Бер ел эчендә ИЖС линиясе буенча ким дигәндә, 12 мең 454 йорт төзергә кирәк булачак.

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча план 12%ка үтәлгән. Гомуми мәйданы 108,4 мең кв. м булган 27 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылды.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары буенча эш алып барыла. Быел 4 программа буенча торак алучылар исемлегенә 677 гаилә кертелгән, шуларның 600е – ятим балалар. "Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр" программасы буенча 22 гаилә  торак алырга тиеш. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 50 торак алучы кертелгән. 2022 елда мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясе буенча 5 кеше тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International