2022 елда торак пунктларны сыйфатлы су белән тәэмин итү буенча чараларны финанслау күләме республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча икеләтә арткан: 650 млн.нан 1,3 млрд. сумга кадәр. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда 79 су бүлү системасы эшли. Шуларның 18ендә 2022 елда модернизация эшләре дәвам итәчәк. Бу максатларга төбәк бюджетыннан 500 миллион сум тирәсе акча күчереләчәк.
«Боларның барысы да, һичшиксез, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү процессында җитди адымнар ясала, әмма кирәкле инвестицияләр суммасы, элеккечә үк, кертелгән акчалардан күп тапкырлар артып китә: Безнең бәяләүләр буенча, чистарту корылмаларын комплекслы модернизацияләү өчен өстәмә рәвештә 17 млрд.сум кирәк»,-дип хәбәр итте министр.
2021 елда Татарстанда төбәк һәм федераль программалар кысаларында 5,7 млрд. сумга 1 меңнән артык объект төзелде һәм модернизацияләнде.
2022 елда Республиканың коммуналь комплексы оешмалары тарафыннан 9 млрд. сумга 23 инвестицион программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла.