Татарстан Республикасы торакны файдалануга тапшыру күләме, җан башына туры килә торган торак белән тәэмин итү, торакның һәркем өчен мөмкин булуы буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Бу хакта РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Ул билгеләгәнчә, узган елда бөтен ил буенча 92,6 млн.кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хәзерге чор белән генә түгел, СССР вакыты белән чагыштырганда да ил тарихында иң зур күрсәткеч.
Үз чыгышында Никита Стасишин торак төзелеше үсешнең төп юнәлешләрен билгеләде. Ул ассызыклаганча, соңгы елларда илдә берничә яңа ярдәм ысуллары – ипотеканы субсидияләү һәм өлешләп төзүдә проект финанславына күчү эшләтеп җибәрелде.
«Бүген үсешнең мөһим ноктасы булып индивидуаль торак төзелеше тора. Бу юнәлешне үстерү, шул исәптән, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Дәүләт Советының төзелеш, торак - коммуналь хуҗалык һәм шәһәр төзелеше комиссиясендә берничә тапкыр фикер алышынды», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Ул искәрткәнчә, узган ел ахырында проект финанслау механизмын һәм индивидуаль торак төзелешенә (ИЖС) эскро-счетны таратучы федераль закон кабул ителгән иде. Әлеге закон ИТТ өлкәсендә ипотека кредитлавы секторын формалаштыру өчен нигез тудыра һәм сектор кысаларында территорияләрне комплекслы үзләштерүне стимуллаштыра.
Моннан тыш, хәзерге вакытта түбән маржиналь проектларга ярдәм итү, ипотеканы субсидияләү программасы эшли башлады, гаилә ипотека программасы дәвам итә. Узган ел сафка бастырылган «инфраструктура менюсы» кысаларында инфраструктура төзелеше актив үсеш алачак. Бу механизмнарның барысы да «Уңайлы һәм имин мохит» милли максатына ирешүне тәэмин итүгә, шул исәптән гражданнарның торак шартларын һәм шәһәр тирәлеген яхшыртуга юнәлдерелгән.
Никита Стасишин төбәк командасына милли максат күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итүгә, торакның сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын арттыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.