Татарстанда, 2021 ел нәтиҗәләре буенча, 3 млн.кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Үсеш драйверы булып шәхси йорт төзелеше тора. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ведомствоның 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2022 ел планнарына багышланган коллегиясендә белдерде. Бу чара "Казан Экспо"да узды.
"Төзелеш тармагында елның төп нәтиҗәләренең берсе - торак тапшыруның рекордлы күрсәткече. План буенча 2 млн.670 мең кв. м. каралган булса, чынында 3 млн. 11 мең 451 кв. м. файдалануга тапшырылды. Төзелеш үсешенең төп драйверы - шәхси торак булды. Аңа гомуми планның 2/3 өлеше туры килде. 2 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Бу 15 мең 329 йорт», - диде министр.
Моннан тыш, узган ел республика өлешләп төзү буенча Россиядә беренче урынга чыкты. Татарстанда алданган өлешчеләр өчен 9 йортны төзеп бетергәннәр.