Марат Айзатуллин төзелеш комплексының 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2021 елда ведомство эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2022 ел планнарына багышланган коллегиясе булды. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәсендә узды.

ТР Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Төзелеш һәм торак – коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, Дәүләт корпорациясе-торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Сергей Пахомов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Чара башланганчы кунаклар «Татинвестгражданпроект» ГУП һәм "Ак Барс" ҖЧҖ тәкъдим иткән күргәзмә белән танышты.

Коллегия утырышы төзелеш тармагының узган елгы эш нәтиҗәләре буенча фильм караудан башланды.

Чарада катнашучыларга, шулай ук, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның видеомөрәҗәгате күрсәтелде. Ул республика төзүчеләрен төзелеш тармагының 100 еллыгы белән котлады. Татарстан төзүчеләре - илдә иң алдынгыларның берсе, дип ассызыклады Марат Хөснуллин. Ул шулай ук искәрткәнчә, төбәктә 3 млн.кв. м. торак файдалануга тапшырылган - бу моңарчы күрелмәгән хәл.

Төп доклад белән ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елның төп казанышы дип исбатланган 2019 елгы күрсәткечләрдән артып китүне атарга мөмкин. Төзелеш эшләре күләме 416 млрд. сум тәшкил итте, бу 2019 ел дәрәҗәсеннән 3,5% ка югары һәм 2020 ел дәрәҗәсеннән 7,8% ка югары.

Масштаблы торак төзелеше - күп фатирлы һәм индивидуаль – төп төзелеш материалларына ихтыяҗның артуына китерде. Ел нәтиҗәләре буенча 45,3 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. 2020 ел белән чагыштырганда, төзелеш материалларын җитештерү күләме 8% ка арткан.

Министр билгеләп үткәнчә, республика һәм федераль программалар кысаларында 5,7 млрд.сумлык 1 меңнән артык объект төзелгән һәм модернизацияләнгән. Бу проектларның иң зурысы - тәүлегенә 650 мең куб. метр җитештерүче Казан шәһәре канализациясенең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, аны 2024 елда тәмамлау планлаштырыла.

Утырыш барышында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Суварстроит» генераль директорының сату һәм маркетинг буенча урынбасары Эльвира Галәветдинова доклад белән чыгыш ясады.

Коллегия барышында дәүләт корпорациясе - ТКХ реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә 48,36 млн. сум күләмендә йөкләмәнең аванс түләү күчермәсен тапшырды.

Ул торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләүне башларга тәкъдим итте. Без авария хәлендәге тораклардан күчерергә өйрәндек, без торакны капиталь ремонтларга өйрәндек, диде ул, һәм яңа проектка – торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә күчәргә вакыт, диде Константин Цицин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International