Быел күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 769 торак объектны колачлаячак

2022 елның 5 феврале, шимбә

Быел күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы гомуми мәйданы 4,7 млн квадрат метр булган 769 торак объектны колачлаячак. Программаның финанс күләме 6 млрд. 441 млн. сум итеп билгеләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар катнашында видеоконференция форматында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, аукцион лотларын формалаштыру өчен муниципалитетлар тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык фондына документлар бирү сүлпән бара. Өч муниципаль берәмлектә урнашкан 112 күп фатирлы йортка документлар тапшырылмаган.

Республика Хөкүмәте боерыклары белән социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау, шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкны яңарту буенча 31 программа раслана. Шуларның өчесеннән карар  проектлары ТР Министрлар кабинетына юлланды. Ике программа ведомствоара килешүдә стадиясендә һәм тагын ике программа буенча  эш бара.

Шулай ук министр гыйнвар аенда Татарстанда ай ярымлык явым-төшем нормасы яуганын билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә, торак - коммуналь һәм юл хезмәтләренә урам-юл челтәрен, ишегалларын норматив тәртиптә тоту, бина һәм корылмаларның түбәләреннән кар төшерү җәһәтеннән өстәмә эш йөкләнде. Бу мәсьәлә буенча гражданнарның шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләре саны да артты.

Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларына ТКХ предприятиеләре эшен оештырырга, шулай ук кардан арындыруның сыйфатын һәм йорт кыекларындагы бозларны бетерүне тикшереп торырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International